Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен бәйрәм узды
Кичәбезне Коръән сүрәләре укып, дога кылып башлап җибәрдек, дип хәбәр итәләр безгә якташ мөслимәләребез.
Эльза ханым хатын-кызларның киемнәре шәригать кануннары буенча нинди булырга тиешлеген аңлатты.
Рәйлә ханым хатын-кызларга карата хөрмәт һәм аларның җәмгыятьтәге мөхтәрәм урыны турында бик эчтәлекле чыгыш ясады.
Шәкертләр баш киемнәрен бәйләп күрсәттеләр.
2-3нче сыйныф шәкертләре пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаhу гәләйhи уә сәлләмнең хатыннары – "өммәт аналары" турында бик үтемле итеп сөйләделәр
Ләйсәнәнең әнисе Тәнзилә ханым солдатларга чәй ясап җибәрә, бу кичәдә ул мастер-класс күрсәтергә җыенган иде, ләкин авырып китү сәбәпле килә алмады. Кызы аның эшен күрсәтеп, хатын-кызлар бергәләп чәйләр ясадылар. Солдатларга әзерләнгән чәйләр волонтерлар үзәгенә РГДКга илтеп тапшырыла.
Бу очрашуда өлкән апалар, урта яшьтәге хагымнар, сабый кызлар да бергәләп шаян табышмаклар чиштеләр, күзне бәйләгән көе тәменнән ризыкны танырга тырыштылар. Тагын бер кызыклы конкурс олысы-кечесенә дә бик ошады: монда күзне бәйләгән көе кул тоемы белән әйбер исемен әйтергә кирәк иде. Ясминә, мәсәлән, күзен бәйләгәч, йомшак шәлне песи дип белсә дә, уртак ярдәм белән дөрес җавапны да тапты, тәмле бүләкне дә алды.
«Алып килгән күчтәнәчләр белән чәйләр эчеп, Коръән сүрәсе укып дога кылдык, әлхәмдулилләhи. Катнашучыларга зур рәхмәт, шулай бергә булыйк, бердәм булыйк, төрле юллар белән Ислам динен таратыйк», – дип таралыштылар шушы матур бәйрәмнең кунаклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев