Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Октябрь - Мәүлид ае

7-8 октябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне.

Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көн. Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә. «Мәүлид” — гарәпчәдән, туу дигән мәгънәдә.

Бу көнне Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Әмма, һичьюгы елга бер шушы көнне генә булса да пәйгамбәребезгә салават әйтеп багышласак иде. 
 “Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд” дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә Мәүлид бәйрәмен салаватлар әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп, мөмкинлеге булган кеше коръән ашлары уздырып үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев