Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Мөслимә» клубына — 10 яшь!

26 ноябрь көнне Азнакай мөслимәләр җәмгыятеннән мәчетләрдә гыйлем бирүче абыстайлар, Лениногорск шәһәрендә уздырылган бик күркәм чарада — «Мөслимә» клубы оешуның 10 еллык юбилеенда кунакта булып кайттылар.

Мәҗлескә күрше Әлмәт, Бөгелмә районыннан Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчеләре, Лениногорск шәһәр һәм авыл абыстайлары, «Мөслимә» клубы әгъзалары килгән иде. Бик җылы, нурлы очрашу булды. Лениногорск имам мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәуповның Әниләр көненә туры китереп сөйләгән вәгазе, Аллаһ юлында хезмәт куйганнарга кызларга әйтелгән рәхмәт сүзләре мәҗлестәге бар хатын-кызларның да йөрәкләренә май булып ятты. Шулай ук һәрбер чыгыш үзенә күрә бер тәҗрибә белән уртаклашу да булды.

Клуб җитәкчесе булган Лениногорск шәһәре һәм районы Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гыймранова Ләйлә ханым бу клубның ничек эшли башлавын, 10 елда нинди эшләр башкарылуын сөйләде. Мәҗлескә килә алмаган Рәсәй һәм Татарстан Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншинаның котлавын хат аша түгел, интернет заманы булган дәвердә, аудиоязмадан тыңладылар.

Чыгыш ясаучылар арасында иң мәртәбәле кунак 105 яшьлек Камәрия әби булды. Күз тимәсен, мә шәә Аллаһ, ачык зиһенле, җор телле әбекәй ничек итеп Лениногорск мәчетен төзүдә катнашуын, аны төзегәндә куна-төнә шунда яшәвен, халыкка гыйлем бирүләрен сөйләде. Аның шәкертләре әле дә бихисап, аны чыгып бик күпләр кочаклады. Яшьләргә үзенең акыллы киңәшләрен бирде әле йөзьяшәр остаз.

Менә берсе:

«Кунакка чакырылгансыз икән һәм ул — Аллаһның зикер мәҗлесе дә булса, монда бармый калырга ярамый! Ике очракта гына бармый калырга рөхсәт: беренчесе авырсаң (үлем хәлендә булырлык) икенчесе поездга яки самолетка билетың булмаса» — диде ул.

Юбилей балалар чыгышы, «Зәй-Каратай» авылы мөслимәләре мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Һәр килгән кунакка истәлекле бүләкләр, мохтаҗларга балалар киемнәре тапшырылды. Тәмле ризыклар белән сыйландылар. Очрашуга килгән мөслимәләр тәмле ризыклар белән сыйланып, рәхмәтләр әйтеп, «Мөслимә» клубына уңышлар теләп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев