Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мөфти мөселманнарны Корбан гаетен covid-ка каршы чараларны үтәп үткәрергә чакырды

Аллаһ йортларында берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны социаль дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк, дип белдерде Камил хәзрәт.

ТР мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаетен коронавируска  каршы чараларны үтәп үткәрергә чакырды. Бу хакта бәйрәм уңаеннан татарстанлыларга юллаган мөрәҗәгатьтә ассызыклана.

«Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, Корбан гаетен зарыгып көтеп алучы дарлык дин кардәшләремне якынлашып килүче бәйрәм белән ихластан тәбриклим!

Корбан гаете — ул барча галәмнәрне юктан бар Кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп Торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбызны һәм олуглауларыбызны мөлкәтебез аша ирештерү бәйрәме булып тора. Корбан чалып, без Раббыбызның сансыз игелекләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итә алабыз.

Мөхтәрәм җәмәгать! Мин бөек бәйрәмне нинди санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә каршы алуыбызны искә алырга мәҗбүрмен. Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә гает республикабызда берничә шарт белән узачак һәм аларны мәчеткә килгән һәркем үтәргә тиеш.

Сездән аларга җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклене исегездә тотыгыз! Әлегә мәчетләрдә берьюлы йөздән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк. 

Мин сезнең барыгызны да бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләребезнең түрләреннән чыккан иң матур ниятләребезне, күркәм гамәлләребез, изге догаларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны Рабыббыз кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!» – диелгән Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев