Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Әлкәй авылында Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр

Әлкәй авылында ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде.

Әлкәй авылында ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде.

Чараны ачып, Әлкәй авылы имам-хатыйбы Радик хәзрәт Мәүлид бәйрәмен үткәрү тарихын сөйләп китте. Хәзрәт үзенең вәгазендә Рәсүлебезнең узган юлын һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерде, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алу, рухыбызны тәрбияләү һәм рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куйды.

Бәйрәмдә Коръәннән аять-сүрәләр укылды, Раббыбыз илчесен зурлап бик күп салаватлар әйтелде. Кунаклар Сәрия, Гөлсинур абыйстайлар көйләгән мөнәҗәтләрне дә йотлыгып тыңлады.

Авыл уңганнары ярдәме белән әзерләнгән нигъмәт тулы табын артында дәвам иткән күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев