Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Иртәгә Ураза гаете: Азнакай халкы бүген фитыр сәдакаларын тапшыра

Фитыр сәдакасы хакында Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибул­лин аңлатты.

Фитыр сәдакасы турында аңлатып язсагыз иде. Нәрсә ул фи­тыр сәдакасы? Ул кемнәргә бирелергә тиеш?

Галия СӘЛИМОВА, Азнакай

Әлеге сорауны без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибул­линга юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла.

Фитыр бирүнең мәҗбүри булуына дәлил: бер хәдистә Ибн Гомәрнең болай диюе хакында хәбәр ителә: “Аллаһының илчесе, Аллаһ аңа хәер-догасын иңдерсен, гает намазына кадәр, мөселман булган һәркемгә – колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызларга, олы­сына һәм кечесенә – бер “са” хөрмә яки арпа күләмендә сәдака өләшүне фарыз итә” (Әл-Бохари хәбәр итә).

Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә күпләр бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия.

Читенлек белән тереклек итүче фәкыйрь кешеләргә фи­тыр сәдакасы бирү ваҗиб (тиеш) түгел.

Фитыр зәкят һәм гошер кебек үк мохтаҗларга бирелә.

Азнакайда Ураза гаете намазының вакыты билгеле булды - УКЫРГА

Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелми соң? Улына, кызына, оныгына, әтисенә, бабасына, әнисенә, әбисенә, хатынына (чөнки аларга ир кеше болай гына бирергә тиеш, бу аның бурычы), ә хатыны иренә бирергә мөмкин (байлыгы булса), чөнки ирне ашату хатынның бурычы түгел.

Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.

Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә.

Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә.

Анастасия Гомәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев