Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Ураза гаете намазының вакыты билгеле булды

Гает көнне мәчеткә билгеләнгән сәгатьтән иртәрәк килеп, алдагы сафларда булу хәерле.

Азнакай | 14 июнь | Айгөл ШӘРИПОВА | Ураза бәйрәме быел 15 июньгә туры килә.

Бу уңайдан Татарстанда ял көне игълан ителде. Шулай итеп, Азнакай халкын бу атнада тагын 3 көнлек ял көтә – 15, 16, 17 июньнәр.

Азнакай районы һәм шәһәре мәчетләрендә Гает намазы 15 июньдә иртәнге 7.00 сәгатьтә укылачак.

Азнакай шәһәренең Үзәк Ак мәчетендә гает намазына кадәр 6.00 сәгатьтә вәгазь сөйләнәчәк.

Иртәгә Ураза гаете: Азнакай халкы бүген фитыр сәдакаларын тапшыра - УКЫРГА

Гает намазына зурысы-кечесе, хәтта гаиләләр белән киләләр. Имамга оеп, бәйрәм намазы укыйлар. Аннары туганнар, дуслар, күршеләр, таныш-белешләрне Ураза гаете белән котлыйлар.

Бу көнне хуҗабикәләр бәйрәм табыны әзерли, балаларны бүләкләр алып шатландыралар.

Фото редакциянеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев