Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Үчәлле мәчетенә 25 ел тулган

Азнакай районында изге урын – иман йортлары 50 дән артык һәм анда халык бик теләп йөри.

Шушы көннәрдә генә Үчәлле авылы мәчетенең күркәм юбилее – 25 еллыгы булып узды.

Бәйрәмгә район җитәкчелеге, дин әһелләре, авыл халкы җыелган иде. Мәчетнең олуг бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләде.

Районыбызда мәдрәсә, мәчет бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Авыл халкы өчен ул зур вакыйга, – диде ул.

Мәчетнең төзелеш тарихы 1992 елдан башлана. Бередә республика күләмендә уздырылган шәфкатьлелек кичәләрендә авыл халкы мәчет төзелешенә диеп, шактый күләмдә акча җыя. Ләкин илдәге үзгәртеп кору вакытында акча кыйммәтен югалта. Шушы вакытта Үчәлле, Ишкәй, Кызыл Йолдыз, Якты Күл авыллары халкы ярдәмгә күтәрелә: биредә яшәүче гаиләләр мәчет төзелешенә үз өлешен кертә.

Мәчетне төзелеш материаллары белән өч бертуган: Атлас, Инсаф, Илфак Исламовлар тәэмин итте. Районыбыз депутатлары, иганәчеләре шактый матди ярдәм күрсәттеләр. Уртак көч белән авыл халкы мәһабәт биналы, иркен иман йортын салып керде. 25 ел эчендә биредә берничә тапкыр яңарту, төзекләндерү эшләре алып барылды, – дип сөйләде авыл биләмәсе башлыгы Гөлшат Төхвәтуллина.

Мәчеттә озак еллар дини эшләрне башкарган Шәмсемөхәммәт Гыйниятуллин, Мирзаһит Ибраһимов, Фәнис Усмановка авыл халкы чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә биредә бу вазифаны Рәис хәзрәт Сәйфиев башкара.

Быел мәчетебездә хатынкызлар өчен укулар оештырылды. Дини йолаларыбыз: никахларны, коръән, ифтар ашларын, гаетләрне уздырабыз, – дип сөйләде ул.

Бу көнне шулай ук район мәчетләрендә дини хезмәтне алып баручы 47 имам-хатыйпка тантаналы төстә шәһадәтнамәләр тапшырылды.

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтларен саклау, дингә тартылу – изге гамәлләрдән санала. Ислам дине һәрчак чисталыкка, сафлыкка өйрәтә, иманлы булырга өнди. Киләчәктә дә Үчәлле авылы мәчетенең нурлы эше дәвамлы булсын, бирегә тагын да күбрәк дин кардәшләребез килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев