Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бу җәйдә дә Азнакай балалары мәчет яны лагерьларында ял иттеләр

Балачакта алган әхлак-тәрбия кешенең гомер буена юлдашчысы булыр. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Балаларны намуслы, игелекле, әдәпле итеп тәрбияләү максатыннан Азнакай районы мәчетләрендә һәр ел саен әхлак-тәрбия лагерьлары  эшләп килә.

Шундыйларның берсе Азнакайның Зәңгәр мәчетендә оештырылды.

Быелгы ял сменасы 5 июньдә башланып китте. Монда кырыкка якын, 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар җөйге ялларын мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде.

– Балаларның мәчетебез лагерена теләп йөрүләре безнең күңелләребезне шатландыра, - дип сөйли лагерьне оештыруга көч куйган Сирина ханым.

Сирина ханым Сәхбетдинова мәчеть лагеренда тәрбияче вазифасында булды, аның белән бергә гыйлем бирүче Эльза ханым Гарифуллина да эшләде, алар ислам әдәпләре, гарәп әлифбасын өйрәтү белән бер рөттән, иҗади мастер-класслар, экскурсияләр һәм төрле чаралар да оештырдылар. Ә менә Зәңгәр мәчетнең пешекче апалары исә балаларны тәмле-татлы ризыклар белән сыйладылар.

– Балаларны кызыксындыру өчен лагерь тәрбиячеләре нинди генә шөгылләр, уеннар уйлап тапмаганнар. Балалар “бүген ваза ясадык”, “бүген үзебез пицца ясарга өйрәндек” дип сөенеп кайттылар. Коръән уку, тәхарәт алу, намаз уку серләренә, ислам әхлагы нигезенә дә өйрәттеләр. Балаларның, үзебезнең дә кичерешләребез күңелгә сыймый, - дигән җылы теләкләрне ата-аналар  тәрбияче ханым-мөгәллимәләргә җиткерделәр.

– Узган ел оныгым Сәидә мәчет яны лагерына йөрде. Ул аңа бик ошады, безнең дә бала өчен күңел тыныч булды. Быел инде икенче оныкчыгыбыз Ясминәне дә әлеге көндезге лагерьга алып килдек.  Анда балалар мөгаллимәләр белән көнозыны бергә, балаларга да, безгә дә инде туганнар кебек якын. Мәчет хезмәткәрләре балалар өчен мондый ял мәсьәләсен һәр ел саен бик җаваплы һәм иҗади планлаштыралар. Күңел ачу белән бергә балаларны хәтта яңа файдалы белем һәм күнекмәләргә өйрәтәләр. Барсы өчен чиксез рәхмәт аларга, – дип сөйләде Флюра Яриәхмәтова.

– Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөньяның рәхәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын. Гаиләларегездә сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, илләребездә тынычлык булсын иде һәм лагерьда булган көннәр балаларыбыз күңелендә якты хатирә булып калсын иде, - дип теләк теләде Зәңгәр мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев