Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшли

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә, матур гадәт буенча, быел да балалар өчен көндезге лагерь оештырылды.

Биредә кырыктан артык малай һәм кызлар көннәрен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде.
 Лагерьда кызлар һәм малайлар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемдә шөгыльләнделәр, алар белән тәҗрибәле тәрбияче-мөгаллимәләр эшләде. Ял дәвамында балалар өчен дин һәм Коръән дәресләре, иртәнге зарядкалар, күңелле уеннар, тәмле төшке ашлар, туризм буенча мавыктыргыч һәм файдалы мастер класслар, табигатьтә уеннар оештырылды. Мөгаллимәләр балаларга кыска сүрәләр дә ятлаттылар, бергәләшеп өйлә намазына да бастылар,балаларны кул эшләренә күндереп, файдалы хезмәт дәресләре дә оештырдылар.
“Балалар тавышыннан мәдрәсәнең иркен бүлмәсе гөр килеп торды. Һәммәсе матур, пөхтә итеп киенгән. Кызлар оста итеп яулыклар бәйләгәннәр, малайлар бизәкле түбәтәй кигәннәр. Балалар арасында 11-12 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да булды,” – дип сөйли Зәңгәр мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт.
 “Өч атналык лагерь бик күңелле, рәхәт булгач,  өч көн кебек  тиз генә узып та китте. Шул вакыт эчендә мәчет хезмәткәрләре балаларга биргән белемне, тәрбияне бәяләп кенә бетерерлек тә түгел.  Иң мөһиме балаларның күңелендә бу лагерь иң җылы хисләр калдырды. Чын күңелдән барысы өчен дә, баш иеп рәхмәт әйтәсе килә,”- дигән җылы теләкләрен ата-аналар  балаларны әхлаклы итеп тәрбияләү, аларга дин сабагы бирү өчен янып-көеп йөрүче тәрбияче ханым-мөгәллимәләргә җиткерәләр.
Барлыгы өч атна дәвам иткән җәйге дини лагерьга 6 яшьлек Сәидә Яриәхмәтова беренче ел йөри.
“Миңа монда бик ошый, – ди кызчык. – Иртән килгәч тә зарядка ясыйбыз, аннары ислам дәресләрен үтәбез. Тәрбиячеләр белән әңгәмәләр корабыз, мультфильмнар карыйбыз. Пәйгамбәрләр тарихы белән дә танышабыз. Шулай ук гарәп хәрефләрен язарга өйрәтәләр. Коръән укырга да өйрәнәсем килә”- ди кечкенә мөслимә.
Балаларның буш вакытларында мәчет янында төрле спорт уеннары, мәгънәле ислам фильмнары һәм планлаштырылган төрле экскурсияләр дә үткәрелде.
Лагерьның ахыргы көнендә балалар бер дә теләмичә генә таралдылар. Бу көнне балаларның укыган-өйрәнгәннәренә нәтиҗәләр ясалды, үзенә күрә имтихан-бәйге үткәрделәр: малайлар азан әйттеләр, ә кызлар намаз уку тәртибен күрсәттеләр, дога кылдылар.
Җиңүчеләрнең һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев