Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар Изге Болгар җыенында катнашалар

    "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае 21 майда узачак, анда безнең район һәм шәһәрдән дә 60лап кеше катнашачак.

    Ул Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак. Быел тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә:  ислам дин әһелләре, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: