Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайлылар, гошер сәдакасын тапшырырга соңга калмагыз!

Урамда көз хакимлек итә. Бакчаларыбыздагы мул уңышларны да җыеп алып бетердек.

Әнә шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә өлеш итеп бирү ислам динендә изге гамәл булып санала һәм гошер дип атала.
“Гошер сәдакасы – су сипми генә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп (су сибеп) үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул”, – ди район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.
.Бу көннәрдә авылларыбызда да, мәчетләребездә дә гошер сәдакалары җыела. Шәһәрдә гошер сәдакасын теләге булган һәркем Ак мәчеткә дә китерә ала. Соңыннан ул мохтаҗларга таратылачак. 
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте агымдагы елның 26 сентябрен Гошер көне дип игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев