Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Коръәнне яттан укучылар арасында бәйге үтте

Коръән укуның сыйфатын арттыру, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатларында уздырылган әлеге чарада быел 90нан артык кеше катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, мөхтәсиб Азат Талибуллин Азнакайда алга таба да мондый чараларның уздырылачагын билгеләп үтте.

Коръәнне яттан белүчеләр арасында ир-атлардан Булат Мөхлисов җиңү яулады. Ленар Садыйков һәм Фоат Гаязов – икенче һәм өченче урыннарда.

Бәйгедә балалар да актив катнашты. Чалтаймас авылыннан килгән 15 яшьлек Камил Гыйльфанов Коръәннең 40 сүрәсен яттан белә. Ул жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табылды. Тимур Газизовка 11 генә яшь булса да, изге китапның 30 сүрәсен яттан укый. 10 яшьлек Халид Галимов та аннан калышмаган, ул 27 сүрәне белә. Тимур – икенче, Халид өчен урынга лаек булды.

Кызлар арасында барган бәйгедә катнашучылар саны да елдан-ел арта бара. 11 яшьлек Ясминә Миңнегалиева анда беренче урынны яулады. Ул Коръәннең 18 сүрәсен яттан белә. Мәрьям Галимова үзенең осталыкларын һәм белемен раслап, икенче урынны алды. Альбина Зәкиева – өченчедә.

Хатын-кызлар арасында Азнакайдан Роза Салихова җиңү яулады. Фәйрүзә Мөхлисова икенче урынга лаек булды. Урманай авылыннан Рәмзия Шәйхетдинова өченче урынга чыкты.

Бәйге җиңүчеләрен тәбрикләп, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин аларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев