Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда исламда хатын-кызның роле турында сөйләштеләр

Мөселман хатын-кызларының гаиләдә тоткан роле нинди? Ни өчен гаиләләр таркала? Моның төбендә нинди сәбәпләр ята? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Зәңгәр мәчеттә узган “Исламда хатын-кызның роле” кичәсендә табарга була иде.

Әлеге күркәм очрашуны Нәфис хәзрәт Хәкимов бик үтемле, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек вәгазь белән башлады.

– Хатын-кыз – кешелеккә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт, иң зур бүләк. Шуңа без, ир-атлар хатыннарыбызга карата игътибарлы, ихтирамлы булырга тиешбез. Әмма хатын-кыз өстендә булган бурычлар да бихисап. Гаиләдә хатын-кызның ир-атка булган мөнәсәбәте аеруча мөһим, – диде хәзрәт. – Пәйгамбәребез: “Бер ирне дингә өйрәтсәң, бер кешене өйрәтерсең, бер хатынны дингә өйрәтсәң, бөтен җәмәгатьне өйрәтерсең. Ир бозык булса, гаилә генә бозык булыр, хатын-кыз бозык булса, бөтен җәмгыять бозык булыр”, – дигән. Шуның өчен хатын-кызның “төзеклеге”, ислам динендә булган халәте, иманы җәмгыятебез өчен бик тә мөһим.

Нәфис хәзрәт никах, гаилә кору мәсьәләләренә дә тукталды. Һәрберебез гаилә корганда, аны ныклы һәм гомерлек булсын дип тели. Ләкин берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң аерылышучылар да бихисап. Ни өчен гаиләләр таркала һәм моның асылында нинди сәбәпләр ята? Моны хәзрәт кешенең күңелендә иман булмау белән бәйли.

– Гаилә бәхетле һәм имин булсын өчен ир белән хатын үзләренең гаиләдәге вазифаларын һәм хакларны яхшы белергә тиеш. Бу хакта Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә ачык аңлата. Иң мөһиме, ир белән хатын-кыз арасында бер-береңә хөрмәт, мәхәббәт булырга тиеш, – диде ул.

Кичәне дәвам итеп, Сирина абыстай исламда хатын-кызның кием әдәбе турында сөйләде. Аннан соң “Никах үзәге”ннән Зәлинә Мостафина кызларыбызны яулык бәйләү серләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев