Азнакайда дога кылу бәйгесе бара
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда дога кылу бәйгесе бара

Чара татар телебезне популярлаштыру максатын да күздә тотып  оештырылган.

Бүген Азнакайның Ак мәчетендә төрле яшьтәге балалар арасында дога кылу бәйгесе бара. Әлеге районкүләм бәйгедә 30га якын егет һәм кыз үз көчләрен сыный. Бәйрәмне ачып, район мөхтәсибе Азат хәзрәт дога кылу тәртибе хакында сөйләде. Чара татар телебезне популярлаштыру максатын да күздә тотып  оештырылган.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


дога. бәйге. дин.

Нет комментариев