Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Ураза бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөселманнарыбыз!

Кадерле райондашлар!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Дингә омтылучы милләттәшләребез өчен Азнакай җирлегендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда һәм шәһәребездә 47 мәчет, шулай ук башлангыч мәдрәсәләр эшләп килә.

Җәй саен мәчетләр каршында балалар өчен җәйге ял лагерьлары оештырыла. Һәр Рамазан аенда мохтаҗларга фитыр сәдакасы таратыла, ел дәвамында ярдәм күрсәтелә.

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Сезгә сәламәтлек, муллык, рухи бердәмлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев