Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында «Иман» түгәрәге эшен яңартып җибәрде.
Радик хәзрәт мөселманнарга ислам дине турында әңгәмә үткәрде. Роберт Хәлиуллин хәер-сәдакалар өчен әрҗә ясады. Безнең халыкта мохтаҗларга ярдәм кулы сузу борын-борыннан килә. Кергән сәдакалар интернат-йортта яшәүчеләрнең хаҗәтләренә тотылачак, дип хәбәр итә аларның матбугат хезмәте.
Нет комментариев