Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайга илебез төбәкләреннән иң оста Коръән укучылар җыелды

Туган җирендә якты эзен калдырган иҗтимагый активист, эшмәкәр, меценат Әсләм Шакиров истәлегенә бүген районыбызда Коръән уку бәйгесе үтә.

Әтиләренең изге гамәлләрен дәвам иткән уллары, җәмәгате  менә алтынчы тапкыр инде илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә дә катнашу мөмкинлеге тудырып, "Әсләм" дини бәйге үткәреп киләләр.
Быел да анда төрле яшьтәге мөселманнар Коръән уку осталыгын сыный. 
 ТР Диния назәрәте хәзрәтләре белән бергә бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин төрле төбәк һәм төрле милләт кунакларын Азнакай җирендә сәламләп, изге теләкләрен ирештерде, Шакировлар гаиләсенә тирән рәхмәтләрен белдерде.
Бәйге көн дәвамында барачак. Сабыйларның, ак сакаллы гыйлем ияләренең мокамле аять - сурәләре яңгыраган бу көндә Азнакаебызга иман нуры иңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев