Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда мохтажлар өчен Хәйрия мәҗлесе узды

Районыбызның “Азнакай” ресторанында сәламәтлекләре чиклеләр һәм мохтажларга мул табын әзерләнде.

Рамазан – мөселманнарның изге, мөкатдәс ае. Бу ай игелекле гамәлләре, кешеләрнең бер-берсенә булган игътибары һәм ихтирамы белән дә күркәм. Бу айда кешеләр мохтажларга ярдәм кулы сузалар, сәдака бирәләр… «Азнакай» ресторанында уздырылган хәйрия табыны – игелекле эшләрнең матур үрнәге булды. Анда  район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, Рамазан ае белән тәбрик итте, иганәчеләр, оештыручыларга зур рәхмәтен белдереп, күңелле яллар теләде.

«Изге айда гына түгел, көн саен игелекле  гамәлләр кылыйк, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк!» – диде ул.

«Рамазан ае мөбарәк булсын! Бүгенге бәйрәмебезне оештыруда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт. Исемләп тормыйм. Алар савап өчен эшләнә. Бәйрәм табыны 100ләп кешегә әзерләнде, килгән беркемне дә кире бормыйбыз», – диде бәйрәмнең төп оештыручысы Актүбә  сәламәтлекләре чиклеләр оешмасы җитәкчесе Ләйлә Кәрамова. 

Тулырак «Маяк» газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев