Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Корбан бәйрәменең үткәрү тәртибе

28 июньдә (чәршәмбе көнне) бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен каршы алачак.

Азнакайда гает түбәндәге тәртиптә узачак, әлеге хакта Азнакай мөхтәсибәте хәбәр итә.
02.30 - 03.00 – Коръән уку;
03.00 - 03.30 – гает вәгазе уку;
03.30 – гает намазы;
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Азнакай районының барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач укылачак.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль.
Бу көннәрдә (27 июньдә иртәнге намаздан башлап 1 июльдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә. 

Корбан чалу 30 июнь кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. Корбан чалу нисабы: 36.000 сум

Азнакай авылларында Корбан бәйрәме үткәрү һәм бәйрәм намазын уку тәртипләрен авыл имамнарыннан белешергә сорала.
6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев