Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районының барлык мәчетләрендә Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

Бүген бөтен мөселман дөньясы бөек бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете билгеләп үтә.

Бу уңайдан иртәнге сәгатьләрдән районыбыздагы барлык мәчетләрдә дә халык катнашында гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды,  моңлы тәкъбирләр әйтелде.

Шәһәребезнең Ак мәчетендә бәйрәм чарасы имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте. Мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде. 

- Динебезне олылаган һәм ай дәвамында уразасын тоткан, мәчетләргә тәравих намазларына йөргән һәм ифтарлар уздырган Азнакай халкына рәхмәтемне белдерәм. Шушы изге бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршы алыйк. Рамазанда кылган догалар, биргән сәдакалар һәм теләгән теләкләр хакына ил-көннәребез имин булсын. Бөек Раббыбыз күңелләрне иман нуры белән нурландырсын, - диде Марсель Шәйдуллин.

Дин кардәшләребез өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.

фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев