Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ананың мәхәббәте турында

Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

Бервакыт бер ана янына балалары килеп,  бер-берсе белән бәхәсләшеп торалар икән.

"Әни кайсыбызны күбрәк ярата икән?", - дигән сорауга җавап таба алмыйча торулары.

Әниләре, дәшмичә генә тыңлап торды да, шәм алып, аны кабызды һәм болай диде:

 — Менә бу шәм – ул мин! Аның уты – минем мәхәббәтем!

Шуннан соң ул тагын бер шәм алды һәм аны үзенекеннән кабызды.

– Бу минем беренче балам, мин аңа утны – үз мәхәббәтемне бирдем! Әйтегез, мин үземнең шәмнән ут биргәннән соң аның уты азайдымы?

Шәмнең уты элеккечә иде.

Шул рәвешле ана бала саны буенча шәмнәр кабызды. Ә шәмнең уты һәм җылысы шундый ук зур булып калды.

 

Ана һәм бала хакында татар мәкальләре:

* Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
* Ана янында бала ятим булмый.
* Ананың әхлаксызлыгы – баланың бәхетсезлеге.
* Анасыз баланың тәрбиясе ким булыр.
* Атны иясе таныр, баланы анасы таныр.
* Бала ананы утка бастырыр.
* Бала зарын анасы белер.
* Балалы хатынның балагы чыккан.
* Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.
* Улы данга чыкса, анасы яшәрер.
* Ханнан бала олы, баладан ана олы.
* Яшь баланың зарын анасы белер.
* Сөтен имеп туйган, күкрәген тешләгән.
* Бала еламаса, ана сөт бирмәс.
* Ана йөрәге бала өчен дәрья.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев