Депутат кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сайлаучыларын кабул итте.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин да катнашты. Гозерләр шәхси характерда. Бер ана махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган улын табуда ярдәм сорап килгән. Нәҗип Нәкыйпович аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды. Әлеге ханым биредә теркәлмәсә дә (пропискада булмаса да), Азнакайда яши, балалары биредә укый. Шуңа да карамастан, Дамир Рашатович гаиләнең хәленә кереп, бөтен булган ташламалардан да файдаланырга ярдәм итәчәкләрен белдерде. Мондый авыр хәлдә калган аналарга кайчагында бер җылы сүз дә җитә шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев