27 апрель 2016 яңалыклары
-
Мәшгульлек хезмәткәре – игелекле һөнәр
Быел, мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан, Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы тармак коллективлары һәм хезмәткәрләре арасында республикакүләм һөнәри бәйге оештырды. Нигез салынганнан алып гел яхшылар рәтендә йөргән Азнакай мәшгульлек үзәге анда яхшы күрсәткечләр яулады. Коллектив данын яклап көч сынашкан, озак еллар биредә эшләп зур тәҗрибә яулаган хезмәткәрләрдән бу уңышка...
-
Тукай әсәрләре кул эшләре күргәзмәсендә чагылды
Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәгендә Тукай әсәрләре буенча ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Анда тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнаштылар. Аеруча Зөһрә Ярмиева, Рәшидә Вафина, Җәмилә Шәкүрова, Гөлшат Хәлилова, Айсылу Закирова, Әнвәр Кашапов һәм Рәзинә Сөнгәтуллина нык тырыштылар. Биредә шулай ук "Үзеңә һәм якынарыңа ярдәм ит" дигән түгәрәк өстәл дә үтте. Пенсионерлар һәм...
-
Язгы эшләрнең иң кызган чоры
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 6 мең 700 гектарында (мәгълүматлар 27 апрельгә) эш башкарылган. Бу планда каралганның 10 проценты дигән сүз. Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Союз-Агро" (18 %), "Корбанов И. " (16%); "Чалтаймас",...
-
Хезмәтне саклый белү бәйгедә җиңү китерә
Районыбызда ел саен Хезмәтне саклау көне уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында смотр-конкурслар оештырыла. Яшьләр үзәге дә читтә калмады - "Төнге дозор" уен-бәйге игълан итте. Нефть, сәнәгать, бюджет, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәт коллективлары арасында 4 көн буена сайлап алу туры барды. Финалга дүрт команда чыгып, бәйге алар арасында дәвам итте. Автомобиль, интернетка ялганган...
-
Азнакайлылар, бәйрәмгә рәхим итегез!
1 майда 09.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында Яз һәм хезмәт бәйрәме узачак. Программада: 1. Ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар катнашында җиңел атлетика эстафетасы. Бу уңайдан 9.30-11.00 сәгатьләрдә Ленин урамының Татарстан мәйданы-автовокзал юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. 2. 80 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы ир-атлар, 75 килограммга кадәрле һәм аннан...
-
Осталарыбыз, остазларыбыз
Ильмира Гәрәеваның мәшгульлек үзәгендә эшләвенә быел 23 ел була. Халыкны эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәр инспекторы ул. Мәшгульлек хезмәтенең башында торган белгечләрнең берсе. ТР Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгының Атказанган хезмәткәре, бик күп Мактау грамоталарына ия. -Туксанынчы еллар башында безнең якларга Урта Азия республикаларыннан күпләп халык күченеп кайтты, качак статусындагылар да...
-
Азнакайда авыр җинаять кылуда гаепләнүче кеше эзләнә
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге азнакайлылардан аеруча авыр җинаять кылуда гаепләнүче 1979 елгы Илнур Наил улы Төхбәтуллинны эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Аның турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә.
-
Юбилеегыз белән!
Хөрмәтле мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре! Сезне истәлекле дата-мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм! Шәһәребезнең бүгенге мәшгульлек үзәге дә заманча җиһазландырылган, куәтле мәгълүмати ресурска ия, күптөрле белешмәләр банклары булган, эше көйләнгән структура, югары профессиональ хезмәткәрләргә ия коллектив. Сез бүген алып барган эшчәнлек киңкырлы һәм социаль мөһим. Кешеләрне эшле итү,...
-
1 май көнне Азнакайда ярминкә булачак! Рәхим итегез!
Бәйрәм табыннарына үз җирлегебездә җитештерелгән, сыйфатлы һәм файдалы продукция аласыгыз килсә, 1 май, якшәмбе көнне 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Сөембикә урамы һәм Актүбә бистәсе базар мәйданы алдында узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез! Җирле җитештерүчеләребез сезгә ит, ярма, бәрәңге, яшелчә, бал һәм башка төр азык-төлек тәкъдим итәчәк.
-
Музейда Тукай кичәсе узды
Бүген төбәкне өйрәнү музеенда "Музейлар язы" акциясе кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Ильмира Сәлахова, Сәрвәр Хәнипова укчыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Каләм тибрәтүче укучыларга музей директоры Ирина Халикова Дипломнар тапшырды. Укучылар башкаруында җырлар, шигырьләр...
-
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
Кеше гомере барыннан да кыйммәт Бу көнне күп кенә илләрдә производство травмасы нәтиҗәсендә вафат булганнарны искә алалар. Узган ел коллективларда төп басым хезмәтне саклау профилактикасын күтәрүгә юнәлдерелгән булса, быел эш урыннарында стрессны киметүгә игътибар артачак. Башкарма хакимият һәм коллективлар тырышлыгы белән соңгы елларда районда производствода травма очраклары дүрт тапкырга кимегән....