Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Инстаграмда фотобәйге  җиңүчеләре бүләкләнде (ФОТО)

“Маяк” газетасы редакциясе Әниләр көне уңаеннан үзенең Инстаграмында “Сөекле әнием!” дигән фотобәйге игълан иткән иде.

Тормышыларында әни һәм бала белән бәйле иң якты, күңелле мизгелләрне чагылдырган бик күп фотосүрәтләр килде почтабызга.

Алар Инстаграмда aznakaevo_rt.ru битенә куела барды. Иң күп лайк җыйган фотосүрәтләр җиңүче дип табылды.

Конкурста җиңүчеләрне 26 ноябрьдә “Маяк” газетасы редакциясенә бүләкләргә чакырдык.

Шулай итеп, 60 конкурсант арасыннан  2439 тавыш җыеп, Гүзәлия Галимова беренче урынга чыкты.

– Ул дөньяда иң яхшы әни. Үземнең дә ике улым бар. Әни булуның ничек җаваплы икәнен әни булгач ныграк аңлыйсың, – ди кызы Гөлнара Кәримова.

Гүзәлия ханым 4 нче балалар бакчасында хуҗалык эшләре мөдире булып эшли, 3 бала әнисе, 4 оныгы бар.

– Бик бәхетле саныйм үземне. Шундый конкурс оештырган өчен редакциягә рәхмәт. Барлык әниләрне үткән бәйрәм белән тәбриклим, һәр хатын-кызга ана булу бәхете телим, – диде ул.

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбендә технология һәм физкультура укытучысы Регина Сөләйманова 2393 тавыш җыеп, икенче урынга чыкты.

– Тавыш бирүдә укучыларым, укытучылар, мәктәп директорлары, Росиянең бик күп шәһәрләреннән дуслар, туганнар катнаштылар. Барысына да чиксез рәхмәтлемен, – ди Регина Сөләйманова.

834 тавыш җыеп, Илзирә Галимова өченче урынны алды. Ул Яшьләр үзәгендә белгеч, әлегә декрет ялында, Амелия исемле кызын тәрбияли.

“Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр – электр чайнигы, шәһәр-район Мәдәният йортыннан Минзәлә театры спектакленә һәм Казан театр училищесыннан студентлар тамашасына билетлар тапшырды һәм барлык бәйгедә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев