Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

“Бабам-әбием илгә Җиңү яулаган” бәйгесе тәмам - ФОТО

​​​​​​​Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәргә дә санаулы көннәр генә калып барганда сайтыбызда шул исемдәге бәйге игълан иткән идек.

Ул фронтта фашистлар белән сугышып илгә Җиңү яулаган солдатлар – илебезнең батыр уллары – бабайларыбыз һәм тылда көн-төн дими тырышып хезмәт куеп шушы көнне якынайтуда үз өлешен керткән тыл батырлары – әбиләребезгә, шулай ук бу чорның бар ачысын кичергән сугыш чоры балаларына багышланды. Бәйгедә 14 кеше катнашты. Анда Чаллыдан, Мөслим районыннан да сайтыбызны даими укып баручылар бик теләп катнашты. Әйтергә кирәк, иҗат эшләре төрле стильдә һәм бик уңышлы иделәр. Иң яхшы видеоязмалар тавыш бирү тәртибендә сайлап алынды. Инде менә бик рәхәтләнеп аларны игълан итәбез. Беренче урында – Мәрьям Шәфигуллина, икенче урында – Аделия Шакирова һәм өченче урында – Илдан Шакиров. Алар өчесе дә Мәдәни үзәк каршында эшләп килүче Лилия Баянова җитәкләгән “Яшь журналист” студиясенә йөриләр. Җиңүчеләрнең барысына да Дипломнар һәм призларны “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тапшырды. Редакция бәйгенең иң өлкән катнашучысы Җиләк апа Иванованы да Диплом һәм истәлек бүләге белән билгеләп үтте. Афәрин! Конкурсантларыбызның барысына да киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев