Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайлылар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңү яуладылар

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитеты Республика күләмендә үткәрелгән «Минем нәсел шәҗәрәм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды.

Бәйге шартлары буенча анда катнашучылар үз гаиләләренең нәсел агачын төзергә тиешләр. Нәселнең тамырына төшеп җитү искиткеч зур хезмәт, эзләнүләр таләп итә. Әмма безнекеләр сынатмадылар. Җиңүчеләр арасында, әлбәттә, безнең азнакайлылар да бар. Журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камалиева Нәсимә Хәләф кызы «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә җиңү яулады. Азнакай шәһәре гимназиясендә укучы Мофаздалова Язилә Марат кызы «Минем нәсел шәҗәрәм» бәйгесендә катнашып, үз яшь төркемендә икенче урынны алды. Азнакайдагы 1 нче урта мәктәп укучысы Яфизов Ранель Ленар улы һәм Татшуган авылы мәктәбе укучысы Маннанов Айдар Илдар улы үз яшь категорияләрендә призлы урыннарны алдылар. 

Ноябрь аенда район башкарма комитетының архив бүлеге «Минем нәсел шәҗәрәм» бәйгесенең муниципаль этабын уздырды. Анда Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучысы Шәрәфиева Ариана Руслан кызы беренче урынны алды. Барлык җиңүчеләр дә Диплом һәм акчалата, я кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Афәрин. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев