Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиевның 100 яшьлек юбилее уңаеннан кичә узды
Чарага килүчеләр баштан Балалар иҗаты үзәгендә геройларга багышланган күргәзмә белән таныштылар.
«Без районыбыз геройлары белән чиксез горурланабыз, аларны хөрмәт белән искә алабыз, каһарманнарыбыз яшь буын өчен үрнәк булып тора» – диде Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин кичәне ачып. Ул шулай ук олы рәхмәт хисләре белән очрашуга килгән Герой Әкрәм Вәлиевның балаларына чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте. Бәйрәм Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиевның фронт юллары, геройлыгы турында хатирәләр, фильмнар, укучылар, сәнгать осталары,
Балалар иҗаты үзәге коллективының патриотик рухтагы җырлары, шигырьләре, сәхнә күренешләре белән үрелеп барды.
Тулырак «Маяк» газетасының алдагы саннарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев