Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Мәктәпләр үзләренең батыр улларының исемнәрен мәңгеләштерәләр

Азнакайдагы 8 нче мәктәптә локаль сугышларда һәм махсус хәрби операциядә катнашкан мәктәптә укыган һәм укыткан ир-егетләребез хөрмәтенә истәлек стенды ачылды.

Тантанада район башлыгы урынбасары Роза Галеева, ДОСААФ  җирле оешмасы рәисе Гәрәй Хәмидуллин, мәктәп директоры Азат Хәмидуллин, район мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова, батыр ир-егетләребезнең якыннары, укучылар катнаштылар.

«Бу ир-егетләребез “Без булмасак, тагын кем?” – дип йөрәкләре кушуы буенча илебезне сакларга киттеләр. Аларның батырлык үрнәкләре һәммәбезнең күңелендә саклана, бәрелешләр тизрәк бетсен дә ир-егетләребез исән-сау кече ватаннарына әйләнеп кайтсыннар иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр, районыбыз халкы исеменнән илебез азатлыгы өчен башларын салган ир-егетләребезнең әти-әниләре, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, башыбызны иябез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Укучылар үз мәктәбе геройларын белсеннәр, алар үрнәгендә туган илләренең лаеклы гражданнары булып тәрбияләнсеннәр!» – диде Роза Алмас кызы. Ул бу стендны ачуны оештыручыларга да олы рәхмәтен белдерде.   

 «Батырларыбыз хөрмәтенә стенд ачу теләге күптән күңелемдә йөри иде. Бу стенд кырыннан һәр көнне 500ләп укучы үтеп йөри. Күрсеннәр, горурлансыннар, шушы мәктәпнең патриотлары булып үссеннәр!» – диде шушы игелекле чараны оештыруның үзәгендә кайнаган мәктәп директоры Азат Хәмидуллин.

Батырлык чарасы ДОСААФ җәмгыяте ярдәме белән ел саен уздырыла торган биатлон ярышы белән дәвам итте. Бу хакта тулырак һәм ярышларда җиңүчеләр турында “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

Фото/видео Насимы Фазлыевой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев