Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Кыюлар йөрәктә мәңгегә уелып калыр

Ватанпәрвәрлек — Ватанга тугры мәхәббәт ул

Әлеге хис белән яу кырында ил иминлеге, халкыбыз өчен көрәшкән һәм ятып калган сугышчыларыбыз тарих битләрендә, халык хәтерендә мәңге сакланыр. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Артур Хәниповның горур исеме ул укыган Азнакайның 2 нче мәктәбендә мемориаль тактада мәңгеләштерелде.


Мемориаль такта ачылышына батыр сугышчының әти-әнисе Фәһимә һәм Әләм Хәниповлар, абыйсы, туганнары килде, шулай ук район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, хәрби комиссар вазифасын башкаручы Рушан Йосыпов катнаштылар.


— Без Артурны беркайчан да онытмыйбыз, бүген мәктәптә аның данлы исемен мәңгеләштерәбез. Батыр егетебезне чын ватанпәрвәр, каһарман итеп үстергән Әләм абый һәм Фәһимә апага бөтен Азнакай халкы исеменнән бик зур рәхмәт, без сезнең алда баш иябез. Артур бернидән курыкмыйча, Ватанны саклыйм дип, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте һәм үз бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Урыны оҗмаһта булсын, тыныч йокласын, — диде Марсель Шәйдуллин.

 


Каһарман егетнең әти-әнисе Артурның бәләкәйдән үк көчле, ихтыярлы булуын, үз принципларына тугры булып яшәве турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. 


— Мин үзем дә күпме каһарманнарны тәрбияләгән 2 нче мәктәптә укыдык. Әтием сигез ел сугышта булды, офицер Зөфәр абыем 1941 елда хәбәрсез югалды һәм улым Артур Ватан өчен башын салды. Ул илне сакларга дип омтылды, шулхәтле кыю иде. Махсус хәрби операциясендә катнашучылар барыбыз өчен көрәшәләр, шуңа күрә илебез сагында торырга ирләрчә карар кылганнарга дан булсын. Яу кырында засадага эләккәч, бүлекчә пулеметчысы буларак, иптәшләре чолганыштан чыкканда, Артур аларны саклаган һәм һәлак булган. Менә шундый каһарман иде ул. Укучылар, яхшы кешеләр булып үсегез, мәктәбегезне яратыгыз, сезнең ике гаиләгез бар — әти-әниегез һәм мәктәп. Якыннарыгызның, укытучыларыгызның кадерен белегез. Бер-берегезгә таяныч булыгыз, — дип сөйләде Әләм Хәнипов.


— Улым һәрвакыт йомшак күңелле, игелекле иде, шуңа күрә дә ул «илем өчен көрәшергә барам», — диде. Аны хөрмәт итеп килгән һәркемгә рәхмәт, — диде Фәһимә Хәнипова.


Артур Хәниповның якты истәлегенә мемориаль такта ачылганнан соң, чәчәк салдылар. Аның исеме Әфганстанда һәлак булган батырларыбыз Фәнис Гыйльфанов, Фаяз Латыйпов исемнәре белән янәшә тора. Кыюларның исемнәре йөрәктә уелып калыр, даннары халык хәтерендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев