Күңел җылысын кушып...
Җәүһәрия Шәрипова
Район сырхауханәсе ветераннары махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә челтәр үрәләр. Шәһәребездә, гомумән, Азнакай районы җирлегендә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм әледән-әле җибәрелеп тора. Азнакайлылар да, авылларда яшәүчеләр дә, матди ярдәм белән беррәттән, яшеренү (маскировка) челтәрләре үреп җибәрәләр. Шушы уңайдан районда яшәгән һәр кеше бу изге эшкә кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга ашыга. Район-шәһәр Мәдәният йортының бер бүлмәсендә, махсус хәрби операция башланганнан бирле, лаеклы ялдагы ветераннар шушы яшеренү челтәре үрергә йөриләр. Ветераннарны анда йөрергә беркем мәҗбүр итмәсә дә,бу аларның батыр йөрәкле улларыбызга хөрмәтләре, аларның күңел җылысы.
Волонтерлар арасында район үзәк сырхауханәсенең ветераннары да бар һәм алар үзләренең зур оешканлыклары белән аерылып торалар. Һәр көн иртән 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр алар шушы эшне башкарырга йөриләр. Кемдер тукыманы кисеп тора, икенчеләре киселгән тукыманы бөтереп кәгазь тартмаларга тутыра, ә инде өченчеләре челтәр итеп үрәләр. Менә шул бер челтәрне үрү өчен дә күпме кул хезмәте сарыф ителә. Әле шушы ук ветераннар күпме буш консерв банкалары җыеп алып килеп,
окоп шәмнәре ясарга да булышлык итәләр. Акчалата ярдәм кирәк булса да сырхауханә ветераннары читтә калмый, булдыра алганча үзләреннән өлеш кертергә ашыгалар.
– Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез инде, ил төкерсә, күл җыела бит, – ди сырхауханәнең ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина. Бу изге эшкә башкалар да активрак кушылса, бер дә артык булмас иде.
Бүген илебез сагында торган ир-егетләребезгә безнең ярдәм бик тә кирәк. Исән-сау туган якларына кайтуларын түземсезлек белән көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев