Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Ихлас күңелдән солдатларыбызга зур ярдәм

Сукаеш авылы «Ихлас» волонтерлар төркеме махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә даими ярдәм күрсәтәләр

Волонтерлар төркеме махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк бергә, бердәм булып эшкә керешә. Бу игелекле эштән беркем дә: балалардан башлап, өлкәннәргә кадәр читтә калмыйлар. Башкарган эшләре дә санап та бетерерлек түгел. Йон оекбашлар бәйлиләр, шырпылар, шәмнәр, коры душлар... ясыйлар. Ир-егетләребезгә бик тә кирәк булган  яшеренү челтәрләре үрү эшенә ныклап керешкәннәр. “Ихлас” волонтерлар төркеме җитәкчесе Ләйсәнә Вәлиева шәхсән үзе солдатларның яраларны төзәтү өчен мазьлар ясауга керешә. Сукаешлыларның мазь ясау үрнәген хәтта республика күләмендә дә уртаклашалар, газеталарда да язып чыгалар. Афәрин, сукаешлылар, азнакайллылар! Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Все фото ниже в галерее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев