Фронтка – агач материаллары
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Фронтка – агач материаллары

Бүген Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Бу юлгы йөк үзенчәлекле — аның төп өлешен төзелеш өчен кирәкле агач материаллары тәшкил итә. Ярдәмне төп оештыручылар – район җитәкчелеге, нефтьчеләребез, волонтерлар...

“Ир-егетләребез өчен агач материаллары бик кирәк. Алар окопларны ныгыту, блиндажлар төзү  өчен кулланыла. Кышкы салкыннарда  алар аеруча  кирәк”, – диләр гуманитар йөкне алып китүчеләр.

Илебез сакчыларына безнең ярдәм гел кирәк. Алар Ватанны саклый, ә без аларга тылдан булышырга тиеш. Гуманитар ярдәм юлга кузгалды. Хәерле юллар!


Нет комментариев