Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайтучы якташларыбыз белән очрашты

Егетләрнең икесе контракт буенча киткән, берсе 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән булган.

Район башлыгы бүгенге көндә илебез сагында торган батыр якташларыбызга рәхмәтен белдереп, аларның күпләр өчен үрнәк булуларын билгеләп үтте.

– Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ярдәм итү, кирәк әйберләр белән тәэмин итү – безнең төп бурычыбыз шушы, – диде Марсель Шәйдуллин.

Даими гуманитар ярдәм җибәреп торганнары, ярдәмнән ташламаулары өчен егетләр район башлыгына, барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин хәрбиләргә истәлек бүләкләре – сәгатьләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев