9 декабрь – Ватан геройлары көне
9 декабрь көнне шәһәребездә Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг үтте.
Ул Социалистик Хезмәт Герое «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салган җитәкче Николай Мальцев истәлегенә куелган бюст яныннан башланып китте. Район башлыгы урынбасары Роза Галеева митингны ачып, анда катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы, шәхсән үзе исеменнән сәламләде.
«Без фидакарь хезмәтләре, яуда батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Алар үрнәгендә тәрбияләнәбез, яшибез. Без тарихыбызны белергә, каһарманнарыбызны хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк»– диде ул.
Митингта Геройларыбызның хезмәттәшләре,якыннары, ветераннар катнаштылар. Алар Геройлар Аллеясы аша узып, һәркайсының бюсты янында туктап, чәчәк бәйләмнәрен салдылар, күңелләрдә каһарманнарыбыз турында якты хатирәләрен яңырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев