Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Хөрмәткә лаек почтальон

Җитмеш ике яшендә дә Зөбәрҗәт Шиһапова Туйкә авылында почта тарата.

“Синнән башка кеше булдыра алмый”, – дип авыл җирлеге башлыгы “димләгәч”, каршы килми  ул. Аннан соң, гомер буе белгән, яраткан эше дә.

Шулай да, аның хезмәт юлы башкачарак башлана. Әсәй кызы сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Азнакайда сатучылар курсында укый. 1969 елда Түбән Сукаешка сатучы итеп билгеләнә. Биредә сөйгән ярын да очрата. Салаваты белән кавышкач, шәһәрдә төпләнеп, Зөбәрҗәт ОРС системасына эшкә керә. 1990 елдан ул почта хезмәтендә.

Зөбәрҗәт апага зур югалту кичерергә дә язган: ул һәм кыз үстереп, 25 ел  матур гына гомер кичергән җирдән Салаваты вафат була. Әмма тормыш дәвам итә. Айдары белән кушылуларына да 23 ел вакыт узып киткән. Аларны уртак кайгы берләштерә. Айдар Нуриев ПАТПда шофер булып эшли, лаеклы ялга чыккач та рульне ташламый, хәзер мәктәп укучыларын йөртә.

Зөбәрҗәт апа белән алар Айдар абыйның туган нигезендә – Туйкә авылында яшиләр. Йорт-җирне, каралты-кураны ныгыталар, эре мал асрыйлар.

– Хәзер бетердек инде малларны, яшь бара бит, – ди Зөбәрҗәт апа.

Көн узсынга гына түгел, бар күңелен биреп башкара эшен Зөбәрҗәт Шиһапова, елдан-ел авыррак булса да, планнарын һәрчак үтәп бара. Авылдашлар да инде үз кешегә әйләнеп беткән, һәрберсен яхшы белә. Әле авыл мәдәният йортында “Зөбәрҗәт” ансамбленә йөрергә дә вакыт таба.

– Миңа йөгерергә булсын, тик тора белими. Йөреп кайтмасам, йоклый да алмыйм. Кешеләр белән сөйләшеп, рәхәтләнеп кайтам. Туйкә халкы ачык, әйбәт, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев