Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Сәпәй почтальоны Ләйсән Һадиеваны авыл халкы хөрмәт итә

Соңгы елларда вакытлы матбугатны көнендә кулга алу көтелмәгән хәлгә әверелә башлаган иде шул.

Менә Сәпәй авылы почта бүлекчәсендә дә елга якын арада ничәмә хезмәткәр алышынды, Азнакайдан да килеп карыйлар, тик күп булса ике ай чамасы йөриләр дә китеп баралар. Ниһаять, уңдык дияргә дә булыр иде, әгәр дә монда эшләүчеләрнең үтенеч-гозерләренә чын-чынлап колак салынса, чөнки аларның хезмәт хакларына карасаң, аптырап каласың – көнен биредә үткәрүче япь-яшь хезмәткәрнең яшәеше өчен якын да килми, янәсе, ярты штатка гына җавап бирә. Никадәр зур авыл бит, тулы штат өчен шәһәр кадәр булу кирәк микәнни?! Хат ташучы-почтальон штатына бөтенләй дә якын килмәслек! Юкса атнага ничә мәртәбә ничә йөзләгән йортларны йөреп-гизеп чыгарга?! Ә бүген почта бүлеген ел ахырларыннан яшь кенә ханым Ләйсән Һадиева алып бара: көнкүрештәге исәп-хисап, пенсия бирү, башка түләүләрне башкара. Аның эшеннән һәркем канәгать. Мәдәният йортының бер башындагы әлеге бүлмәдә, күптән ремонт булмаса да, Ләйсән анда үзенчә зәвыклы күркәм күренеш кертергә тырышкан. Бер үк вакытта азык-төлек, башка төр товарлардан сәүдә киштәләре дә тутырылган – монысы хезмәт хакына бераз булса да өстәмә өчен, билгеле.

«Болай миңа эшем бик ошый», – ди Ләйсән.

Үз гаиләсе белән йорт салып яшиләр, ул Казан технология университетын һәм Әлмәт политехника техникумын тәмамлаган – бухгалтер-икътисадчы. Бәләкәче туганчы бакнта эшләгән, ә декреттан соң авылдагы почтага килгән. Уңган-булганлы гы күренеп тора.

Ләйсән сеңлебез газета-журналларны, бураннар дип тормый, көнендә үк таратып чыга, рәхмәт аңа, чөнки күптән мондый хәлнең булганы юк иде.

Әсгать Сәгытдинов, Сәпәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев