Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Почтальоннардан уңдык

Безнең Чубар Абдул почта бүлекчәсендә озак еллар Земфира Шәфыйгуллина хезмәт күрсәтә.

Ул көн дә машинасы белән Мәндәйдән килеп йөри. Йомшак телле, көләч йөзле Земфирабыз янына барасы гына килеп тора.

Ул Мәндәйнең мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе дә, бер бәйрәмне дә калдырмыйча күңелле итеп үткәрәләр.

Буралыдан төшеп, шактый еллар почтада эшләгән Рәзинә Йосыпова турында да язмый булмый. Һәрчак көтеп алдык, аны да яраттык. Бик төпле, төгәл иде. Пенсия алганда тулы сумкасын җиңеләйтеп чыгарган чаклар булды. Ул лаеклы ялга киткәч, Чубар Абдулда почтаны мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләүче Рузалия тарата. Кичләрен авыл үзешчәннәре белән сәхнә тотарга да җитешә. Почта көндезге икедә килсә, өчтә-дүрттә – газета синең кулда.

Менә шундый уңган почтальоннар эшеннән авыл халкы бик тә канәгать. Алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

Зөлхәбирә Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев