Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

​​​​​​​Почтальонны һәр өйдә көтеп алалар

Матбугатның халыкка килеп ирешүендә почта хезмәткәрләренең роле зур. Үз эшләрен намус белән, тырышып башкарган җирдә газета-журнал укучылар күп.

Әнә шундый уңганнар эшли Урманай почта бүлегендә. Аның начальнигы Айгөл Хәйруллина 2019 елда «Татарстан почтасы» белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә иң яхшы элемтә бүлеген җитәкләүче булып танылды.

Агымдагы ярты еллыкта да «Маяк» газетасын биредә 100 дән артык кеше алдыра.

– Кеше белән яхшы итеп сөйләшергә, яхшылап аңлатырга кирәк. Кайберәүләр газетаны күрмәсәсләр дә, хурларга тотыналар. Ә бер укып карагач, яңадан үзләре сорап язылалар, – ди ул.

Гаилә Урманайга Ютазы районыннан килеп урнашкан. Авылның исемен дә, урынын да, ачык, киң күңелле халкын да ошатканнар.

Айгөл 1 Май авылына йөреп почта тарата. Аны монда һәр өйдә көтеп алалар.

Уң кулы – почтальон Лилия Шәфыйковадан да уңган, үзара тату, килешеп эшлиләр. Шуңа күрә эшләре дә алга бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев