Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Кеше белән уртак тел таба белә

Лилия Шәфыйкованы Урманайда яратмаган кеше юктыр.

Һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак кебек ул. Почта, пенсияләр таратканы өчен генә түгел, ачык йөзле, тәмле телле, гади, эчкерсез булганы өчен шулай хөрмәт итәләр үзен.

Почтальон булып эшләвенә 27 ел тулган икән. Урманайда туып үскәч, авылдагы һәр кешене яхшы белә. Матбугатка яздыру чорында да бик актив. «Маяк» газетасын биредә йөздән артык кеше алдыра.

– Пенсия таратканда, ташламалар булганда теләп язылалар. Авыл зур, бер көндә йөреп бетереп булмый. Продукция дә сатарга кирәк, – ди ул.

Безне берүк ташлама диеп, өлкәннәр аның өчен өзелеп торалар.

– Лилия апа бар яктан да уңган-булган. Кеше белән уртак тел таба белә, аннан башка нишләр идем, – ди почта бүлеге начальнигы Айгөл Хәйруллина.

Лилия һәм Ришат Шәфыйковларның гаиләсе дә авылда ихтирамга лаек. Ире бүгенге көндә Себергә йөреп эшли. Олы уллары Казанда югары белем ала, уртанчы кызлары Бөгелмәдә лаборант-эколог, төпчекләре 6 нчы класста укый. Ихатада кош-корт, куяннар асрап, бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп көн итәләр.

– Үз авырлыклары булса да, эшемне яратам, – ди Лилия.

Кешеләр мәхәббәтен һәм ышанычын казаныйм дисәң, эшкә Лилия кебек чын күңел бирергә кирәк шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев