Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

“Иң яхшы почтальон” бәйгесенең беренче этап нәтиҗәләре

“Маяк” газетасы редакциясе хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында 2022 елның икенче яртыеллыгына “Маяк” газетасына язылу буенча иң алдынгыларны билгеләп үтте.

19 апрель почта коллективы җыелышы барышында Азнакай почтамт мөдире Җәләева Разида Зоргат кызы “Маяк” газетасына язылу эшчәнлеге, почта хезмәткәрләренә йөкләнгән бурычлар белән таныштырып китте.

Шулай ук җыелышта “Маяк” газетасы баш мөхәррире Шәйхулов Фәрхәт Фәһим улы катнашты: “Маяк” редакциясенең елда почта хезмәткәрләре арасында иң күп яздыртучы бәйгесе уздыруын һәм аның беренче этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы элемтә бүлекчәсен һәм почтальоннарны билгеләп үтте:

  • Югары Стәрле почта бүлекчәсе (53 данә)
  • Харисова Гөлшат Салават кызы (93 данә)
  • Романова Лилия Зәки кызы (61данә).

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Фәрхәт Фәһим улы тырыш хезмәтләре өчен барлык почта коллективына рәхмәтен белдерде, уңышлар теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев