Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Газетага язылу чорында тырышып эшләгән почтальоннарны билгеләп, тәбрикләү--«Маяк»ның күркәм гадәте

Агымдагы яртыеллыкта барган әбүнә кампаниясендә редакциябез почтальоннар һәм аерым элемтә бүлекләре арасында бәйге игълан иткән иде.

Ул өч номинациядә үтәчәк: “Иң яхшы авыл почтальоны”, “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы элемтә” бүлеге.

Яхшы  активлык күрсәткән хезмәткәрләргә  авыл Сабантуйларында “Маяк” редакицясенең рәхмәт хаты һәм авыл җирлеге башлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Татшуган авылы почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Кристина Ханова

Туйкә авылы почтальоны Зөбәрҗәт Шиһапова 

Сукаеш авылы алдынгылары арасында бәйрәмдә истәлекле бүләкләрне почтальоннар Энҗе Рәхмәтуллина һәм Ләйсән Шәрипова алды

Чемодур Сабан туенда 25 ел хат ташучы булып эшләгән Эльза Шәрәфиева

Чубар Абдул почтальоны Земфира Шәфыйгуллина халыкның ышанычын яулаган

Югары Стәрле почта бүлеге җитәкчесе Дания Сәхапова, почтальоны Алсу Хөҗҗәтова да үз эшенең чын осталары

Тымытык авыл Сабан туенда хат ташучы Лимуза Юлтимирова һәм Ләйсән Сабированы бүләкләделәр

Мәсгут авылы почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Иркия Арсланова

Авыл җирләрендә почтальоннар бик кирәкле кешеләр,алар-шатлык өләшүчеләр. Һәр кеше аларны таный, аралашу өчен генә булса да зарыгып көтеп ала. Бүген почта хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән вазифаны тырышып башкаралар, пенсияләрне һәм газета-журналларны үзвакытында адресатка җиткерәләр.

“Намуслы хезмәтләре өчен газета редакциясе коллективы исеменнән аларга олы рәхмәтемне белдерәм һәм эшләрендә, гаиләләрендә уңышлар, иминлек телим”,- дип “Маяк”газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Почтальоннар арасында барган әлеге бәйге дәвам итәчәк. Анда башкалар да актив катнашыр, дип көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев