Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Чубар Абдул почтальоны Земфира Шәфыйгуллина халыкның ышанычын яулаган

Чубар Абдул элемтә бүлеге җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина Мәндәй, Митрофановка, Чубар Абдул авылларында яшәүчеләр өчен вакытлы матбугат таратучы, пенсия акчасын китерүче генә түгел, күпләр өчен сердәшче дә, киңәшче дә.

Һәрчак йөзеннән елмаю китмәгән, ачык күңелле хат ташучыны алар инде күптән үз итеп, яратып өлгергән. Пенсиягә туктыйм дигәндә дә, җибәрергә тормыйлар.

Мәндәй авылында яшәүче Земфира Шәфыйгуллина Чубар Абдул авылы почта бүлекчәсе начальнигы гына түгел, Мәндәй авылы мәдәният йортында художество җитәкчесе дә!

– Ике аягың тыпырдап торса, барысына да җитешәсең, – ди Земфира ханым.

Агымдагы яртыеллыкта биредә 72 кеше “Маяк” газетасын алдыра.

– Киләсе яртыеллык өчен дә язылу бик актив бара. Хуҗалык җитәкчеләренең дә ныклы ярдәмен тоябыз, – ди почтальон.

Авылдашларын хөрмәтләп, җирлек башлыгы Нияз Фәтхетдинов Сабан туенда Земфира Шәфыйгуллинага бүләк тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев