Син бит үзең дә ана баласы!
Җәмгыять гаиләләрдән төзелә. Әгәр гаиләләр төзек булса, җәмгыять тә төзек һәм сәламәт була.
Әйе, әйе! Хактан да, һәр гаиләдә ата-ана балага күркәм тәрбия бирсә, холыкларын гүзәлләндереп, әдәпкә өйрәтсә, матур гадәтләргә күнектереп, өс-башларыннан тыш акылларын кайгыртсалар, балалар алдындагы җаваплылыкны тоеп, аларга кирәкле игътибарны бирсәләр, балалары үзләре өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы булыр. Әгәр дә киресе булса, балалары, әлбәттә үзләре өчен дә, тирә-мохит өчен дә бары тик фетнә, фәкать явызлык тудыручы гына булырлар.
Ләкин балаларына карата игътибарсыз, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән әниләр һәм әтиләр районыбызда бар әле.
Узган атнада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаучы аналарның эшләре каралды.
Бирегә шундый әниләр чакырылган иде. Аларның берсе алкоголизм белән авырса, икенчесе үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, ана, хатын-кыз, иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычларын үтәргә теләмәүләре ачыкланган.
- Рейдлар барышында аның беренчесен йорт ишегалдында еш кына исерек килеш, өстәвенә, балалар бакчасына да шушындый халәттә килгәнен күрергә туры килә. Аның өч малае: икесе – балигъ, хәтта берсенең гаиләсе бар, ә өченчесе- балалар бакчасында тәрбияләнә. Җитмәсә, нигә болай ямьсезләнеп йөрисең, олы балаларыңа синең өчен оят бит, дип, сөйләшү алып барырга теләгәч, начар сүзләр белән җавап кайтарырга да тартынмый, - ди комиссия сәркатибе Гүзәл Тимбакова.
- Безгә һәр бала язмышы мөһим. Дөрес, баланың үз гаиләсендә тәрбияләнүе күпкә яхшы, әмма баласы турында уйламыйча, үз рәхәтенә, үз яшәү рәвешенә генә бирелгән аналарны я терелтергә, алай да булмаса, соңга калганчы балаларны андыйлардан аралап алырга кирәк, - ди балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.
Комиссия каршына килеп баскан әлеге ханым, үзен туктый алмый эчүчегә санамый.
- Мин бит озаклап эчеп ятмыйм, эшкә дә йөрим. Ә кечкенә улым караусыз түгел, өсте-башы яхшы, ашарына бар, - ди ул, күзен дә йоммыйча.
Аның баласының нинди тәрбия күреп үсүендә эше юк. Комиссия карары белән ханымны дәваланырга җибәрү хәл ителде, әгәр акылыңа килеп, эчүеңне ташлап, балаларыңны тәрбияли башламыйсың икән, ана хокукыннан мәхрүм ителү дә ерак түгел, диделәр аңа.
Ә икенче анага килсәк, ул гаилә учагын сүндерми сакларга тиеш булган хатын-кыз тормыш рәхәтенә яки авырлыгына түзмичә, учакны сүндерә, гаиләдән баш тарта. Юкса, гаилә таркатырга сәбәп тә юк кебек. Иренең эш урыны бар, гаиләсен карый, балаларын тәрбияләргә булыша, эчми, тартмый, хатынының тормышын тагын да лаеклы һәм бәхетле итү өчен барын да эшли. Әмма юлдан язган, нәфесенә хуҗа була алмаган хатын боларның берсен дә аңламый. Бу вакытта ир хакы да, ана хакы да, бала хакы да онытыла. Шул сәбәпле, гаилә таркалып, әти-әниле ятимнәр көннән-көн арта.
Гаилә өчен җаваплылык күбрәк хатын-кызга кагыла. Әлеге комиссия эше дә хатын-кызны, гаиләсен туры юлга бастырырга, аларны начарлыклардан сакларга этәрә. Хатын-кыз югары дәрәҗәдә җәмгыять фикерен йөртүче булып тора, шуңа күрә ул яхшылыкка өндәргә, начарлыктан тыярга тиешле. Ә менә югарыдагы хатын-кызлар яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыелырлар микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев