“Мәсьәләне уртага салып чишик!”
Азнакайда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия даими узып тора. Аның чираттагысы да киеренке шартларда узды.
Утырышны комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев алып барды.
Әлеге утырышта тәртип бозучы укучы балалар һәм ата-аналар тикшерелде. Шунысы гаҗәп, комиссиягә килүче әти-әниләр, укытучы, тәрбиячеләр сүзе буенча бу тәртип бозучы укучылар шулкадәр “тәртипле” икән бит. Спортчылар, төрле чараларда катнашалар, “песи” кебек кенә тәртипле йөриләр. Ни сәбәпле комиссия алдына килеп бастылар икән?! Укучы бала монда килеп баскан икән инде, ничек кенә якларга тырышсак та сәбәбе бар димәк. Инде алга таба да бу бала ялгыш юлга басмасын, үз гаебен аңласын өчен мәсьәләне уртага салып хәл итәргә кирәк .
Үсмер балаларның спиртлы эчемлекләр куллану очраклары бар. Монда инде якларга түгел, ә чаң сугарга кирәк! Нәкъ менә хәзер туктатып калмасаң, алга таба алкоголизм чиргә әверелергә мөмкин бит. Димәк, баланың киләчәге юк. Укучы кызлар арасында электрон сигарет тарту очраклары бар. Үзләренчә мода итеп кабул итәләрме инде аны? Еш кына бу күренешнең тамырлары да гаиләгә барып тоташа. Кызганычка каршы, тарталар шул, әниләр дә тарталар. Эчәләр дә... Гаиләдә шуларны күреп үскән бала бу күренешләрне шулай ярый, шулай кирәк, дип кабул итә.
Сирәк кенә булса да, тәртипле генә күренгән, җитеш гаиләләрдә дә мондый тәртип бозучы балаларны күзәтергә мөмкин. Көне-төне тормыш куам дип, һаман-һаман акча артыннан куып балаларга игътибар бирергә вакыт калмаганнанмы бу? Тулы булмаган гаиләдә тормышны ялгызың гына тартуданмы? Сораулар күп. Проблемаларның күбрәк тулы булмаган гаиләләрдә, я никахсых гаиләләрдә тууы да сагайтмый калмый.
Тәрбия, профилактик чаралар җитеп бетми. Мәктәпләрдә дә бу эшне көчәйтергә кирәк, балаларның өйләренә барырга, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк. Бергә-бергә, бердәм эшләгәндә, генә уңай нәтиҗәгә ирешербез, – диде комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев