Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Көзен җиләк-җимеш агачларына нинди тәрбия кирәк?

Бакчада агачларны һәм куакларны кисәр вакыт җитте.

Аларга зыян китермичә эшне ничек дөрес башкару турында ТР “Россельхозүзәк” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова аңлатма бирә.

Агачларны фәкать көзен, яфраклары коелып беткәч кенә кисәргә ярый, ул чакта агачлардан сүл бүленеп чыгу тукталган була һәм агачлар өчен тынычлык чоры башлана.

Кайбер үсемлекләр вегетация чорында төрле явым-төшемнән зыян күргән, икенчеләре дөрес формалашмаган һәм кышкы сынауларга әзер булмаска мөмкиннәр. Бу турыда истә тотарга, тәҗрибәгез булмаса белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм процессны салкыннар башланганчы тәмамларга кирәк.

Бер кисүдә  берьюлы бик күп зур ботакларны кисәргә ярамый. Бу агачны шактый зәгыйфьләндерергә һәм хәтта авыру китереп чыгарырга яки киләчәктә бөтенләй үсүдән туктауга китерергә мөмкин. Авыру билгеләре  булган, сынган яки корыган ботаклар  беренче чиратта киселә. Зур ботаклар киселгәч, киселгән урыннарны, һичшиксез, майлы буяулар яки кисек урыннарны төзәтә торган  башка чаралар белән буяп куярга кирәк. Агач-куакларны кискәндә һәрвакыт үткен һәм сыйфатлы инструмент  кулланырга тырышыгыз, чөнки үтмәс инструмент аларга озак төзәлә торган яралар ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев