Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясенә конкурс игълан ителде

    Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясе мәдәниятыбызны үстерүдә лаеклы өлеш керткән, югары һәм кабатланмас һөнәри осталыгы белән аерылып торучы әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

    Аның номинацияләре:

    - әдәбият (поэзия, проза, драматургия);

    - журналистика, публицистика;

    - сәнгать (музыка, кулланма сәнгать, театр сәнгате, хореография);

    - иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге.

    Документлар һәм материаллар 25 апрельгә кадәр “М.Хәсәнов премиясенә конкурска” дигән тамга белән мәдәният идарәсендә (Мәдәният сарае) кабул ителә.

    Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак aznakaevo-rt.ru сайтында танышырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: