Һәлакәттә имгәнгән УАЗ шоферы сырхауханәдә
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлегеннән хәбәр итүләренчә, УАЗ машинасы йөртүчесе светофорның кызыл утына кузгалган һәм “Лада Калина” автомобиленә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте бүген Шәйхетдинов һәм Нефтьчеләр урамнары киселешендә булган.
Бәрелешү нәтиҗәсендә УАЗ каплана, тән җәрәхәтләре алган шофер сырхауханәгә илтелә. Аның пассажирына шулай ук медицина ярдәме күрсәтелә.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше дәвам итә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев