Агымдагы атнаның якшәмбесендә – 27 октябрь көнне автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Азнакай технологик транспорт идарәсендә узган тантаналы чарада катнашты. Үзенең котлавында ул транспортчыларга һәрдаим намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга имин юллар теләде.
Бәйрәм котлауларга, бүләкләүләргә дә бай булды. Хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары, тармак бүләкләре тапшырылды.
Нет комментариев