Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көчле салкыннар 3 декабрьдән бирле тора һәм 9 декабрьгә кадәр сакланачак.

Синоптиклар Татарстанда һава торышының уртача тәүлек температурасы климат нормасыннан 9-10 градуска түбәнрәк булуын искәртә.
 

Белгечләр мондый суыклар вакытында җылы киенергә, урамда озак тормаска киңәш итә. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар аерым игътибар таләп итә. Моннан тыш, салкын һавада йөрергә чыгар алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланырга кирәкми, чөнки мондый хәлдә организм һаваның түбән температурасына адекват рәвештә җавап бирә алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, артык суыну тизрәк башлана.

Кирәк булганда, «101» һәм «112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерларына мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев